Центральная библиотека

“Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!”

23 - нче апрель көнне Баулы Үзәк китапханәсендә 4-нче санлы гимназия укучылары өчен Габдулла Тукайга багышланган интеллектуаль квест узды.

Укучылар уенда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чарада “Пар ат”, “Исемдә калганнар”, “Бер татар шагыйренең сүзләре” һәм башка әсәрләреннән өзекләр укылды, “Тукай Казанда” видеофильмы күрсәтелде.