Центральная библиотека

Йолдыз атылган мизгелдә

18-нче апрель көнне Үзәк китапханәдә “Илһам” берләшмәсенең Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарихында җуелмас мирас калдырган күренекле режиссер, артист, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәевнең 110 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды. 

Чарада Рәфкат Бикчәнтәевнең тормыш иптәше Галиәсгар Камал театры артисткасы, Татарстанның халык, Pəcəйнең атказанган артисты, ТАССР Г.Тукай ис. дәүләт премиясе, «Тантана» премиясе лауреаты Наилә Гәрәеваның,  артист, режиссер, педагог, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Габдулла Тукай һәм Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты, Рәфкать Бикчәнтәевнең дәвамчысы -  улы Фәрит Бикчәнтәевнең,  аның турында замандашларының истәлекләрен чагылдырган видеороликларга күзәтү ясалды.

Фәүзия апа Габбасовага яшь чагында Рәфкать Бикчәнтәев куйган “Күк капусы ачылганда” спектакльен карарга туры килгән. Ул чарада катнашучылар белән үзенең истәлекләрен уртаклашты.

Гөлназ Солтанова башкаруында җыр кичәгә тагы да ямь өстәде.