Центральная библиотека

Бер очрашу- үзе бер гомер

31 нче гыйнвар көнне Баулы үзәк китапханәсендә  популяр язучы Зифа ханым Кадырова белән китап сөючеләребезнең күптән көткән очрашу кичәсе узды.

Зифа Кадырова укучылар мәхәббәтен яулап, татар әдәбиятына язгы ташкын кебек килеп кергән,  һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте.

“Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Синсез килгән язлар”, “Яраларың белән яратырмын”, “Урланган яшьлек”  китапларын укымаган кеше юктыр.

Берничә сәгать дәвам иткән очрашу эчкерсез аралашу чарасына әверелде. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Кичә барышында залда утыручылар арасыннан рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бик күпләр язучының автографлы  китапларын сатып алдылар.

Очрашуда Уфа “Нур” татар дәүләт театрыны артистлары катнашты.

Башкортстанның халык, Татарстанның атказан артисты Дамира Сәетова һәм Башкортстанның атказанган артисты  Вильдан Мисбахов башкаруында җырлар кичәбезгә тагын да ямь өстәде.

Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Л.Р.Фәхриева килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм кабат очрашуларга көтеп калуын белдерде.

31 января 2024 года в Центральной библиотеке состоялась встреча с популярной писательницей Зифой Кадыровой.

Творчеством Зифа Кадырова начала заниматься в пятьдесят лет, не имея никакого отношения к литературе. Сюжеты ее книг настолько интересны, что рассказы читаются на одном дыхании. Книги Зифы Кадыровой – это прорыв в жанре женского романа на татарском языке. Она пишет о любви и верности, ценностях, остающихся неизменными в любую эпоху.

Присутствующие на мероприятии получили ответы на все вопросы, касающиеся творческой деятельности и личной жизни популярной писательницы. Для всех желающих была возможность купить книги с её автографом . Зифа Кадырова выразила благодарность читателям и организаторам встречи.