Центральная библиотека

Шифалы Баулы чәе

Яңа елны үзәк китапханәдә эчтәлекле, күңелле һәм файдалы очрашулардан башладылар.

Бүген биредә “Шифалы Баулы чәе” дип исемләнгән мастер-класс узды. Ул Бөтендөнья татар когрессының һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җирле оешмалары белән берлектә уздырылды.

Баулыда үсә торган шифалы үләннәр турында ветеран укытучы, кул эшләре остасы буларак баулыларга яхшы таныш Әнисә ханым Биктимерова сөйләп узды. Кичә “Асылъяр” вокаль ансамбле (җитәкчесе Йолдыз Шакирова), Баулы ветераннар Советы җитәкчесе Альбина Халиуллина, Зәйтүн Муллаянов, Сәвия Низамованың, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Яруллинаның матур музыкаль чыгышлары белән бизәлде.