Центральная библиотека

Моңлы тургай җырын тыңлап, яшьлегемә атлыймын...

12 гыйнвар көнне Баулы Үзәк китапханәсендә төбәгебезнең җирле шагыйрәсе Фикыя Садыйкованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан  “Моңлы тургай җырын тыңлап, яшьлегемә атлыймын...” исемле  иҗат кичәсе узды.

Фикыя Мәҗит кызы һөнәре буена нефтьче. Гомере буе “Баулынефть» идарәсендә эшләгән. Ир-егетләр белән беррәттән шактый еллар авыр хезмәттә көч куйган. Нечкә күңелле көчле ханым шигъри  җанлы иҗат әһеле. Егерме елга якын нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы “Ялкын” иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек иткән. Күп еллар дәверендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасының, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче  “Илһам” берләшмәсенең даими әгъзасы. Әдәби кичәдә юбилярга хезмәттәшләре, туганнары, иҗатташ дуслары , “Баулынефть» һәм “Ак калфак” оешмалары, китапханә ветераннары истәлекле хәтирәләр белән бүлешеп, берсеннән-берсе матур теләкләр яудырдылар. Казахстанның Остана шәһәре “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Гөлнәзирә ханым изге теләкләрен җиткерде. 

Кичә Фикыя апаның шигырьләре белән үрелеп барды. Гөлия Кучербаева, Гөлназ Солтанова, Әнисә Галеева, Фикыя апаның оныгы Артур башкаруындагы җырлар бәйрәм кичәсен тагын да җанландырып җибәрде.