Центральная библиотека

Ак карларың, ак хисләрең белән, хуш киләсең, Яңа ел!

21 декабря, в отделе обслуживания читателей Центральной библиотеки прошло очередное заседание членов клуба любителей татарской поэзии «Илһам», посвященное празднованию Нового года. 

21 декабрь көнне, Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә “Илһам” иҗат берләшмәсенең Яңа  елга багышланган cихри могҗизале кичәсе узды.

Яңа ел – изге уй теләкләрдән, шатлык куанычлардан гына торган бәйрәм булып санала. Бәйрәмдә якташ язучыларыбыз Ф.Яруллин, А. Юнысова, Х.Идиатуллина, М.Нәҗиповаларның кыш темасына багышланган шигырьләре яңгырады. Фикия Садыкова үзенең яңа иҗатлары белән таныштырды. Фәридә Абдуллина әтисенең истәлекләре белән бүлеште. 

“Үткәннәргә күз салып...” видеофильмы аша илһамчылар хатирәләрен яңартты.

Яңа ел бәйрәмен уен- җырсыз күз алдына китереп булмый. Бәйрәмгә килгән илһамчылар оештырылган уеннарда актив рәвештә катнаштылар. Шәһәребезнең оста гармунчылары Зәйтүн Муллаянов, Римма Әхмәтова, Динам Шәрифуллин башкаруында дәртле көйләр кичәгә ямь өстәде.

Очрашу җылы тәбрикләү сүзләре, матур котлаулар белән чәй табыны артында тәмамланды.