Центральная библиотека

Праздник поэзии “Язык - душа народа» = “Теле барның иле бар”

 26 нче апрель көнне Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәйкәле каршында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлегенә һәм сынмаган-сыгылмаган горур татар телебезгә багышланган шигърият бәйрәме  узды.

В рамках года национальных культур и традиций РТ, 26 апреля, возле памятника Фаниса Яруллина, прошел праздник поэзии “Язык - душа народа» = “Теле барның иле бар”, посвященный Дню родного языка.

Бәйрәмне Татар халык җыры “Туган ил” җыры белән Османова Ләйсән җитәкчелегендә “Алтын ай” вокаль ансамбле ачып җибәрде. Бәйрәмне дәвам итеп, Флера Хәсәнова Ф.Яруллинның “Анам теле “ шигырен сөйләп китте.

Баулы муниципаль районы мәдәният бүлеге инициативасы белән Баулы үзәк китапханәсе оештырган район күләмендә “Татар сүзе” бәйгесе узды. Бәйгедә төрле категориядә 70 тән артык кеше катнашты. Җиңүчеләргә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Рәфгать кызы Фәхреева мактау грамотасы белән бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасыннан соң җиңүче балалар үзләренеә шигырьләрен  сөйләп киттеләр. Бәйрәм милләтебезнең гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.