Центральная библиотека

Тукай эзләре буйлап

25 нче апрель көнне үзәк китапханәдә 3 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби уен узды.

Сегодня, в Центральной библиотеке для учащихся СОШ №3 прошла литературная игра “Тукай эзләре буйлап”, посвященная памяти великого татарского поэта Г.Тукая. 

 Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. 

Укучылар чарада шагыйрьнең тормышына һәм  иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүмат, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Интеллектуаль уен аша “Кырлай” һәм “Өчиле” командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә “Кырлай” командасы җиңүче исемен яулады. 

Чара милләтебезнең гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.