Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

Поздравление с Днем Победы #ВгостикВетерану

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлаша, бу көннәрдә без ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен, сугыш еллары балаларын бәйрәм белән котлыйбыз, аларның истәлекләрен тыңлыйбыз. Безнең Ташлы авылында тыл ветераны Гөлфия апа Вәлиева яши. Күпне күргән, сугыш елларының авырлыкларын кичергән Гөлфия апаны котларга Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ю.А.Павлов, мәдәният хезмәткәрләре, яшь армиячеләр җыелдык, истәлекләрен тыңладык.

- Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде, колхозда төрле эштә эшләдек. 1942 елда безнең Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына Латвиядан эвакуация белән ике мең бала китереп мәктәп бинасына урнаштырдылар, шуннан башлап мин тәрбияче булып эшләдем.

Ташлы авыл китапханәсендә Андрис Спрогисның "Олы Мәңгәр - гомер бишеге" китабы бар. Танылган латыш публицистының бу әсәре Бөек Ватан  сугышы елларында татар авылына килеп сыенган латыш балаларының гыйбрәтле язмышы, дуслык, туганлык хисләре, изге хыяллары турында сөйли. Автор аны тиңдәше булмаган кешелек документларына - көндәлекләргә, хатларга, истәлекләргә таянып яза. Әлбәттә, бу китап -  Гөлфия апаның иң яраткан китапларының берсе.