Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

Хикмәтле дә бизәкле дә туган тел

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. 

26 апрель көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган "Хикмәтле дә бизәкле дә туган тел" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.