Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

“Халкыбызның күңел җәүһәрләре”

2-нче март көнне Александровка һәм Ташлы китапханәләре, Ташлы авыл клубы белән берлектә, милли гореф-гадәтләргә багышланган эчтәлекле һәм мавыктыргыч чара уздырдылар.

Бергәләп күңеллерәк булыр дип, Ташлы авылы апалары махсус рәвештә Александровкага бардылар.

Александровка китапханәчесе Светлана Пахомова белән бергәләп, Гөлнур Шәрифуллина килгән халыкны татар һәм рус фольклоры үзенчәлекләре белән таныштырды. Чара барышында татар һәм рус халкының яраткан дини һәм дөньяви бәйрәмнәре турында бәян ителде, борынгы уеннар уйналды, биюләр башкарылды.