Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36

Сабантуй

15-нче июнь көнне Татар Кандызы авылында Татар милли бәйрәме сабантуй үткәрелде. Бәйрәмгә килгән авыл халкы, әби-бабаларыбыздан күчеп килгән, милли татар уеннарында “Чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йогерү”, “Киянтә-чиләк белән йогерү” һәм башка кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар. Татар Кандызы авыл китапханәсендә уеннар оештыру да катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте.