Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай
7-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе балалар өчен “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче чарага килгән балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, иҗаты һәм тормыш юлы буенчә викторина, уен-конкурслар үткәрелде.
“Яздан аерып булмый Тукайны” исемле китап – күргәзмәсенә күзәтү ясалды.