Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36

Галәмгә сәяхәт

12-нче апрель Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Шул уңайдан Татар Кандызы авылы китапханәсе садикта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Галәмгә сәяхәт” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Балалар космос турында, Юрий Гагаринның тормыш юлы,аның галәмгә очуы турында, кешенең тугры дуслары – этләр Лайка, Стрелка һәм Белка турында, мәглүмәтләр белделәр. Шулай ук балалар космос киңлекләренә кагылган табышмакларга җавапларны да бик теләп әйттеләр. Чара барышында балалар бергәләп космос темасына пазллар җыйдылар, рәссәмнәр ясадылар.