“Көзге муллык”
Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә.
Шалты авыл Мәдәният йортында , китапханә, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Көзге муллык” уңыш бәйрәме уздырылды.Балалар үзләренең өйрәнгән шигырь, җырлар, биюләр башкардылар.Төрле кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр, аеруча яшелчәләрнең, җиләк- җимешләрнең тәмен танып белү уены ошады.