Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Туган ягы кирәк кешегә

9-нче февраль көнне, Яңа Чути авыл китапханәсендә якташ язучы Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган “Туган ягы кирәк кешегә” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә яшь укучылар өчен хикәяләр һәм повестьлар, шигырьләр һәм әкиятләр тәкъдим ителде. Якташыбыз Фәнис абый - көрәшче кеше. Ул көчле рухи өзеккә, ихтыяр көченә һәм язмыш авырлыкларына каршы торырга ярдәм иткән махсус иҗади сәләткә ия булган. Безнең якташыбыз Фәнис абый балалар өчен бик күп шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр язып калдырган. Әкиятләре кешелекле, өлкәннәргә ихтирамлы, шәфкатьле, миһербанлы булырга кирәклеген аңларга булыша.  Шагыйребез балаларны бик яраткан. Балалар тәүфыйклы, ярдәмчел, кешелекле булып үссеннәр дип тырышкан. Без шундый якташыбыз булуы белән горурланабыз.