Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Тирә-юньдә яз.… һәм ботка исе?! Каян килә икән ул? 22 март көнне Яңа Чүте авылында Мәдәният йорты һәм китапханә берлегендә «Нәүрүз мөбарәк булсын!» дигән яз бәйрәме үтте.

Бәйрәмгә табигатьнең яңа хуҗасы – яз кызы – Нәүрүзбикә килде. Ул балаларга күчтәнәчләр өләште. Бәйрәм саф һавада милли уеннар, спорт ярышлары белән үтте. Балалар яз турында мәкальләр, табышмаклар чиштеләр, биеп-җырлап күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында килгән кунаклар, балалар тәмле ботка белән сыйландылар, чәй эчтеләр.