Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Безнең канатлы дуслар

4-нче  апрель  көнне, халык-ара кошлар көне уңаеннан Яңа Чүте авыл китапханәчесе  “Безнең канатлы дуслар” дигән экологик сәгать үткәрде.

Кошлар турында үзләре әзерләп килгән мәгълуматларны балалар бик игътибар белән кызыксынып тыңладылар. Кроссворд ярдәмендә балалар безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны искә төшерделәр, яз турында мәкальләр, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар кошлар турында рәсемнәр ясадылар. Китапханәдә "Гаҗәеп кошлар" дигэн китап күргәзмәсе оештырылды.