Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Халыкара Җир көне

22-нче апрель көнне, мәктәптә,  Яңа Чүте авылы китапханәчесе Халыкара Җир көненә  багышланган чара уздырды.

Балалар  Җир көненең символы, флагы белән таныштылар. Аннары тынычлык, матур тормыш һәм дуслык, мәңгелек бердәмлек символы - Бөтендөнья Кыңгыравы турында мәгълүмат алдылар. Халыкара Җир көненә багышланган презентация карадылар, табышмаклар чиштеләр.