Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Без белгән һәм белмәгән Тукай

Апрель – Тукай ае! Без аның турында инде күп беләбез кебек, тик шулай да Тукай һаман чишелеп бетмәстәй сер булып кала бирә. 26 апрель көнне Яңа Чуте авыл китапханәчесе мәктәп коллективы белән берлектә «Без белгән һәм белмәгән Тукай” дигән әдәби кичә үткәрде.

Китапханәче укучыларга шагыйребез турында берничә кызыклы факт тәкъдим итте. Бәйрәм барышында балалар бөек шагыйребезнең шигырьләрен укыдылар. Аның тормышына һәм иҗатына багышланган квест уенында катнаштылар. “Күбәләкләр” командасы “Карлыгачлар” командасын ике балл аермасы белән җиңде. Китапханәдә "Тукай эзләре буйлап" дигэн китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тэмамланды.