Центральная детская библиотека

"Без коррупциягә каршы"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#Аюскаясельскаябиблиотека
15 июнь көнне Аю авыл китапханәсендә "Без коррупциягә каршы" исеме астында информация сәгате узды. Китапханәче "коррупция" төшенчәсенә аңлатма бирде; китап укучылар белән ришвәтнең төрләре һәм аңа карата булган җаваплылык турында фикер алышу булды.
Шулай ук китапханәче XIX гасыр коррупция элементларын чагылдырган, күренекле рус язучыларының әсәрләрен - М.Е.Салтыков-Щедринның әкиятләрен, Н.В.Гогольның драмаларын укучыларга мисал итеп китерде.
Максат: китап укучыларда граждан буларак, җаваплылык хисләре тәрбияләү.