Центральная детская библиотека

Балачак бәйрәме

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә. Бүләк урманы аланында 1 июнь көнне - Халыкара балаларны яклау уңаеннан шәп бәйрәм узды. Бәйрәмгә килгән барлык райондашларыбызны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән балаларны бәйрәм белән котлады ул. Бәйрәмдә Гаилә елы уңаеннан Актаныш үзәк балалар китапханәсе тарафыннан иң күп китап укучы гаиләләр, "Татмедиа" АҖең "Актаныш-информ" филиалы тарафыннан үткәрелгән рәсем бәйгесендә җиңү яулаган балалар хөрмәтләнде. Алдынгылар хәрәкәте дә бәйрәмгә ямь өстәп үз бүләкләрен таратты. “Мин укырга яратам” дип исемләнгән китап күргәзмәсе килгән кунакларны үзенә җәлип итте. Чара балалар башкаруында моңлы җырлар, шигырьләр, биюләр белән әверелеп барды. Күңелле уеннар балаларны шатландырды.
Бәйрәмнән һәр бала күтәренке кәеф, кечкенә буләкләр алып кайтып китте. Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын иде! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк!