Центральная детская библиотека

Куркынычсыз җәй ( "Куркынычсызлык мәктәбе" проекты кысаларында)

Балалар көтеп алган җәйге каникуллар якынлаша. Актаныш үзәк балалар китапханәсендә "Куркынычсызлык мәктәбе" проекты кысаларында "Куркынычсыз җәй" дип исемләнгән чираттагы дәрес узды. Бу дәреснең максаты: балаларнын җәйге чорда үз-үзләрен һәвефсез тоту; террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы, юл кагыйдәләренә өйрәтү. Актаныш районы буенча “Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау” бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтова Ләйсән Рәдиф кызы белән очрашуга икенче мәктәпнең 6 "Г" сыйныф укучылары килде. Ләйсән Рәдиф кызы юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Ул җәй җитү белән күп кенә балаларның скутер, мопед, велосипед, самокатлар һәм мотоциклларга утырып йөрүенә аерым игътибар итте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган хәлдә бала һәм аның законлы вәкиле нинди җаваплылыкка тартылгынын аңлатты.

Китапханәчеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә кордылар. Ахырдан балаларга террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән видео язма тәкъдим ителде. Китапханәчеләр тарафыннан тупланган “Куркынычсыз җәй” исемле тематик китаплар күргәзмәсе дә кунаклар күңеленә хуш килде.

Үзенең бар булган тырышлыгын, энергиясен балалар иминлегенә багышлаган Ләйсән Рәдиф кызына киләчәктә дә сүрелмәс дәрт, тырышлык һәм авыр да, җаваплы да эшендә уңышлар теләп калабыз! Балалар имин булсын!