Центральная детская библиотека

Имин җәй ( "Куркынычсыз мәктәп" проекты кысаларында)

23 май көнне, алда торган җәй ялларын исәпкә алып, балаларның иминлеген тәэмин итү һәм хокук бозуларны булдырмау максатыннан Актаныш үзәк балалар китапханәсендә "Имин җәй" дип исемләнгән, "Куркынычсыз мәктәп" проекты кысаларында, дәрес узды.

Актаныш полиция бүлекчәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Камалова Регина Радик кызы белән очрашуга икенче мәктәпнең 6 "В" сыйныф укучылары килде. Очрашуда мотоцикл, квадрацикл, велосипедта йөрү, таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кеше мөлкәтенә зыян салу, урлашу, кич урамда йөрү, сугышу, юллардр сак булу һ. б. хокук бозуларны булдырмау турында ныклап аңлатылды. Шулай ук инспектор Регина Радик кызы ата - аналар үзләренең балалары өчен үзләре җаваплы булуларын искәртте. Укучылар арасында хокук бозуларны булдырмау өчен мондый профилактик сөйләшүләр аеруча кирәк.