Центральная детская библиотека

Гаилә ул-җылы учак

Актаныш үзәк балалар китапханәсендә даими рәвештә төрле чаралар үтә. 21 май көнне биредә Актанышның “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче уртанчылар төркеме кунакта булды. Балаларга, иң элек, китапханә буенча экскурсия үткәрелде, “абонемент”, “уку залы”, “формуляр”, “энциклопедия” кебек төшенчәләргә аңлатма бирелде,китапханә бүлекчәләренең эшчәнлеге белән таныштырылды. Аннан соң, 2024 – елы уңаеннан, “Гаилә ул-җылы учак” темасына әңгәмә үткәрелде. Шулай ук, балаларга тематик мультфильм күрсәтелде. Интерактив идән һәм өстәлләрдә уйнау балалар күңеленә аеруча хуш килде.