Центральная детская библиотека

Гаилә бәйрәме «Китап Fest- әдәби ярминкә»

2024 ел Россия президенты В.В. Путин Указы буенча гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан илебездә, мәгънәле акцияләр, төрле проектлар гамәлгә ашырыла.
Бөтенрәсәй күләмендәге “Зур гаилә яллары” проекты кысаларында 17 нче май көнне, китапханәчеләр районыбызның әдәбиятлы, мәдәниятлы, иманлы, рухи яктан бай булган, актив тормыш рәвеше алып барган гаиләләр белән бергә зур чарага җыелды. Проектның максаты төрле буын гаиләне берләштергән, рухи яктан бай булган гаиләләрне башкаларга таныту, бергәләп актив тормыш рәвеше алып бару.
Чара “Китап Fest- әдәби ярминкә” исеме астында үтте. Биш мәйданчык эшләде: “Бренд- гаилә”- җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган сәләтләрне күрсәтү, “Әдәби интрига”- тизәйткечләр, табышмаклар чишү мәйданчыгы эшләде, “Библиошоу” да- хәрәкәтле уеннар, “Китап фейс-арт” мәйданчыгында мастер-класс үткәрелде, “Библиокафеда”- килгән кунакларга чәй табыны әзерләнде. Очрашу ахырында истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.