Центральная детская библиотека

Вакытлы матбугат – телне саклап калу чарасы ул.

15 май көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә "Бу журналлар сезнен өчен" исемле уку сәгате үткәрелде. Биредә газета һәм журналлар, аларның төзелешләре, китаптан нәрсә белән аерылуы, язмаларны бастыру, газета-журналларга язылу тәртипләре турында сөйләнде. Актаныш районынын торле мәктәпләрендә укучы балаларның “Көмеш кынгырау”, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере” ндә басылып чыккан язмаларына күзәтү ясалды. Балаларга рус телендә бастырылган журналлардагы башваткычларны бергәләп чишү дэ бик тә ошады.