Центральная детская библиотека

“Бәллүр каләм” әдәби проект

21 март конне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан якташ язучыларыбызның балаларга багышланган иҗат җимешләреннән торган “Бәллүр каләм” әдәби проекты кысаларында, шигърият көне уңаеннан кичә үтте. “Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә узган әлеге чарада “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. Бәйрәмдә Актаныш җирлегендә яшәп иҗат итүче күркәм шагыйрәләр Лилия Гыйлем, Вәзилә Чинаева, Рәсимә Зарипова, Әлфисә Гыймазова, Кадрия Саматова, Албина Афзалова шигырь язу серләрен төшендерделәр. Авыл китапханәчеләре үз җирлекләреннән чыккан язучылар иҗаты белән таныштырдылар. Балалар  Л. Шәех, Г. Афзал, Х. Миннегалиев, Л. Дәүләтова, Ф. Мөслимова, Ф. Зәйнуллина шигырьләрен сөйләделәр. Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт уятучы шагыйрьләребез тырышлыгы белән бала туган телне яратырга, сакларга өйрәнә. Киләчәк буын яшльләребез үз телләрен онытмасыннар, районыбыздан чыккан язучыларны белсеннәр, аларның иҗаты белән танышып, укып үссеннәр, яңадан-яңа шыгырьләр иҗат ителсен, алар үз укучыларын тапсыннар иде! “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе иҗаты исә шигъри майданга яңа гына аяк баскан талантлы яшьләребезгә маяк һәм өлге булып, илһам биреп, аларны югары иҗади үрләргә әйдәп, чакырып торсын!