Центральная детская библиотека

Халкымның җәүһәрләре

Әхлаклы  һәм тәрбияле бала үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуны исәпкә алып, яшь укучыларны китап укуга тарту процессында, еш кына, Актаныш үзәк балалар китапханәчеләре халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. 15 март көнне Актаныш гуманитар гимназиясенең 2 нче “А” һәм “Б” сыйныфлары үзәк китапханә кунаклары булып, халкыбызның йөзек кашы булган мәкаль һәм әйтемнәр, табышмак һәм тизәйткечләр, йолалар, милли бәйрәмнәр, әкиятләр турындагы белемнәрен ныгыттылар, халкыбыз тарихы, аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар белән дә таныштылар. Кичә барышында интерактив экранда “Җавабын тап!” тапкырлар уенын командаларга бүленеп уйнап, балалар баллар җыеп ярышып, тәмле бүләкләр оттылар. Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белән бергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү чыганагы булып та хезмәт итә.