Центральная детская библиотека

Китаплар иленә сәяхәт

Бүген 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “В” сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Флюсә Шәйхенур кызы белән китаплар иленә сәяхәт кылдылар. Китапханәчеләр укучыларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырдылар, китапларны сак тоту серләренә төшендерделәр. Шулай ук абонемент эшчәнлеге, уку залында булган газета- журналлар, энциклопедиялар укучылар өчен бик кызыклы булды. Якынлашып килгән Халыкара язучылар көне уңаеннан балалар өчен язган язучылар, шагыйрьләрнең иҗатына күзәтү ясалды. Балалар китапханәгә китап укучылар булып язылдылар һәм бердәм укучы билетына ия булдылар.