Центральная детская библиотека

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр!

21 февраль –Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бүген 2-нче мәктәпнең 2 "Б" сыйныф укучыларын (сыйныф җит. Хаҗиева Чулпан Фарсый кызы) бәйрәмгә чакырды. Чараның зур кунагы- гомерен балалар укытуга багышлаган, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны, үрнәк гаиләдән булган, үрнәк әни, өч бала анасы, “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсенең актив иҗатчысы Зәйнуллина Фәймә Фазуловна булды.
Фәймә Фазулловна үзенең балачагы, тормышы, иҗаты, китапның язылу тарихы белән белән таныштырды, үзе язган шигырьләрен тәкъдим итте. Очрашу бик куңелле узды, Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.