Центральная детская библиотека

Муса Җәлил - каһарман шагыйрь!

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык...


   Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел! Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Фашист коллыгына эләккәч тә рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши. Муса Җәлил - чын мәгънәсендә, каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы! Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе hәм туган илне ярату, ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен патриотик сагәтьләр бик кирәк.