Центральная детская библиотека

Гаилә – иминлек нигезе

Хәзерге, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта барган заманда, балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы арту сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә  ныграк тошенәбез. Катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган тәрбия эшендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә кечкенәдән үк акрынлап сеңдерә бару бик җаваплы эш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен формалаштыруда гаилә тәрбиясе шактый зур роль уйный.

Рәсәйдә 2024 ел гаилә елы уңаеннан, 13 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә, Актаныш районы буенча “Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау” бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтова Ләйсән Рәдиф кызы катнашында “Гаилә – иминлек нигезе” дигән күңелле кичә үтте. Балаларны киләчәктә куркынычсыз һәм хәвезсез юллар көтсен, дигән теләктә  уздырылган әлеге чарага Актаныштагы күп балалы 6 гаилә чакырылган иде. Ата-аналар һәм аларның балалары белән юл хәвефсезлеге турындагы белемнәрне ныгытуга нигезләнгән тәрбия сәгате, балалар һәм ата-аналар белән кызыклы аралашуга корылып,  сорау-җавап формасында алып барылды. Ләйсән Рәдиф кызы кечкенә кунакларны юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча файдалы киңәшләрен бирде. Чара барышында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган гаилә рәсемнәре конкурсы,  “Светофор” уены, “Фикси-киңәшләр” мультфильмы һәм интерактив идәндәге юл йөрү кагыйдәләре биремнәре эшләнде. Китапханәчеләр тарафыннан тупланган “Җәяүлеләр мәктәбе” исемле тематик китаплар күргәзмәсе дә кунаклар күңеленә хуш килде. Чара ахырында Ләйсән Рәдиф кызы, балаларга юлда исән-имин йөрүләрен теләп, чарада катнашкан һәр гаиләгә “Тәҗрибәле җәяүле” грамоталары, рюкзаклар, киемнәргә тагу өчен махсус чагылдыргыч тасмалар кебек истәлекле бүләкләр тапшырды. Гаиләләр, әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә әлеге җаваплы эштә уңышка ирешеп булыр, дигән теләктә калабыз.