Центральная детская библиотека

Киләчәк имин булсын!

8 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә, Актаныш районы “Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау” бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтова Ләйсән Рәдиф кызы катнашында “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Әлеге чарага Актаныштагы 2 нче санлы “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылган иде. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып оештырылган әлеге тәрбия сәгате, балалар белән кызыклы аралашуга корылып, уен формасында алып барылды. Ләйсән Рәдиф кызы кечкенә кунакларны юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча файдалы киңәшләрен бирде. Балалар “Светофор” уенын, аның турында мультфильмны һәм интерактив идәндәге юл йөрү кагыйдәләре биремнәрен аеруча яраттылар. Шулай ук, балаларның игътибарына “Җәяүлеләр мәктәбе” исемле тематик китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Чара ахырында Ләйсән Рәдиф кызы, балаларга юлда исән-имин йөрүләрен теләп, киемнәргә тагу өчен махсус чагылдыргыч тасмалар бүләк итте. Балаларның юлларда бүгенге һәм киләчәктәге иминлекләре, аларның юл йөрү кагыйдәләрен бүген ничек үзләштерүләренә, истә калдыруларына бәйле.