Центральная детская библиотека

КИТАПСТАН – КИТАПЛАР ИЛЕ!

23 сентябрь көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә "КИТАПСТАН" җәйге уку марафонны ябу тантанасы  узды. Бу проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс Дом ярдәме белән гамәлгә ашырылды. «Китапстан»  марафоны быел яңа масштабларда узып Татарстанның барлык китапханәләрен берләштерде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Актаныш районы финалистлары һәм аларның әти - әниләре дә чакырылган иде.

"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның 6 “А” сыйныф укучысы Харисова Адилә республикада “Китапстан” проектында җиңү яулады, диплом һәм затлы бүләкләргә ия булды. Республикакүләм марафонда балаларның актив катнашуын оештырганы өчен район балалар китапханәсе мөдире Фархтдинова Ильмира Әлдәм кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ахырдан "MOÑ" театры Григорий Остерның "Дети и Эти" спектаклен күрсәтте. Китап сөюче дусларыбызга киләчәктә дә яңа үрләр яуларга насыйп булсын!