Центральная детская библиотека

21 сентябрь- Халыкара тынычлык көне

Без тынычлык яклы            

                                        Тынычлык булсын, килер көннәрдэ

                                           Иминлек булсын бөтен җирдә дә.

       Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары белән 21сентябрь- Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара көн миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга  мәҗбүр итә. Кешелек дөньясы сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге шул-туган илдә тынычлык булсын! Тынычлык ул-сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве, хезмәттән ямь һәм тәм табып сөенүе. 18 сентябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары- Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы житәкчелегендә, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары Актаныш үзәк балалар китапханәсенә кунакка килде. Нәкъ менә әлеге очрашуда тынычлык көне хакында әңгәмә үтте. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү, бер-береңә хөрмәт, ярдәм күрсәтү, конфликтсыз яши белү кебек сорауларга җавап бирү максатыннан үтте бу очрашу.