Центральная детская библиотека

Хайваннар дөньясында

Актаныш узәк балалар китапханә хезмәткәрләре “Ромашка” балалар бакчасы уеннар мәйданчагында “Хайваннар дөньясында” исемле чара оештырды. Балалар бакчасында тәрбияләнуче балалар өчен әзерләнгән әлеге чараның максаты- хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләу иде. Чара башында балалар хайваннарның исемнәрен искә төшерделәр. Кыргый хайваннарны йорт хайваннарыннан аерырга өйрәнделәр. Балалар хайваннар турында бик куп кызыклы фактлар белэн таныштылар, хайваннарга багышланган әкиятләр, шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәрдән алынган сорауларга, табышмакларга  жавап бирделәр. Китап күргәзмәсенә дә күзәту ясалды. Чара ахырында китапханәчелэр тарафыннан әзерләнгән “Тычкан белән песи”, “Мияу-мияу, нинди төс?”, “Энә, җеп төен” х.б  уеннарны балалар бик яратып уйнадылар.