Центральная детская библиотека

9 август – Бөтендөнья Китап сөючеләр көне.

Бөтендөнья китап сөючеләр көне — 9 августта барлык әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә. Китап укучылар булганда - китаплар яшәячәк. Китапка мәхәббәт балачактан башлана. Һәр ата-ананың иң зур казанышы, балага китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Дөрес әсәрләр баланы изге гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтергә ярдәм итә.

Актаныш үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре Мәдәният һәм сәнгать паркында китапларга багышланган чара үткәрделәр. Чарада балалар һәм ата-аналар катнашты. Алар үзләренең яраткан китаплары белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар. Республикакүләм “Китапстан проекты буенча махсус карталар тутырып барганнарында искә алдылар. Балалар яраткан иң популяр китаплардан торган китап күргәзмәсе дә катнашучыларга хуш килде.

Актаныш үзәк балалар китапханәсенә рәхим итегез! Китап сөючеләр сафына керегез!