Центральная детская библиотека

Актаныш үзәк китапханәсендә экскурсияда

Җәй көннәрендә мәктәпләрдә каникул башланса, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә тормыш тагын да ныгырак кайный башлый. Актанышта өештырылган лагерьларга йөргән укучылар гына түгел, Актаныш районының  авылларында яшәүче, кунакка кайтучы балалар да укытучы, китапханәче апалары белән экскурсияга килергә ашкынып торалар.

20 июнь көнне Әтәс авыл китапханәчесе Мәүҗидә апа Әтәс һәм Апач авылларына әби-бабаларына кунакка кайткан малайлар һәм кызларны бергә туплаган да район үзәге Актанышка алып килгән. Иң беренче булып укучылар заманча мобиль Актаныш үзәк балалар китапханәсенең эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларга әдәби китаплар укырга, Республикакүләм әдәби марафон “Китапстан” да катнашырга тәкъдим ителде. Балалар бик күп мәгълүмәт алдылар. Роберт исемле егет бүләккә гитарада уйнап, җырлап та күрсәтте әле. Очрашу бик матур, эчтәлекле булды. Бала күңелле Мәүҗидә апага зур рәхмәт бу очрашуны өештырган өчен.