Центральная детская библиотека

Җәйге каникуллар кызыклы һәм файдалы

Җәйге каникуллар башландымы, укучылар кайсы кая таралышып бетә. Кемдер эти-энисе белән диңгез ярына ял итәргә бара, икенче берәуләр җәйгә әби-бабаларында кунакта була, кайберәүләр ял итү лагерьларын сайлый. Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә мәктәп лагеры һәр ел саен әшләп килә. 19 июнь көнне, Актаныш балалар үзэк китапханэ хезмәткәрләре, Яңа Әлем авылы мәктәп лагерында ял итуче балалар янында кунакта булды. Биредә алар белән якыннан аралашып, лагерь эшчәнлеге белән танышты. Лагерьда һәр көн үзенчәлекле икән. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган чараларда балалар бик актив, теләп катнашалар.

Ялларны тагын да кызыклы һәм файдалы уткәру максатыннан китапханә хезмәткәрләре, “Китапстан”- Республикакүләм җәйге китап марафоны белән таныштырды. Марафонда катнашырга теләк белдергән балаларга брошюра-юл күрсәткечләре тапшырылды. Марафон 1июньнэн-31августка кадәр дәвам итәчәк. “Китапстап”- китап укучыларга брошюра юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен кузәтеп бара, төрле биремнәрен үтәргә тиеш була. Җәй ахырында китапханәдә нәтиҗәләр ясалачак һәм иң яхшы укучылар Казан шәхәренә бүләкләнергә җибәреләчәк дип аңлатылды. Чара ахырында, китапханәчеләр җәйге каникуллар вакытында балаларның үзләрен дә үзәк китапханәгә чакырды, кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укырга тәкъдим итте. Мондый очрашулар дәвамлы булсын , каникуллар күңелле, имин һәм файдалы узсын иде дигән теләктә калабыз.