Центральная детская библиотека

Кем ул блогер?

14 июнь - Халыкара блогерлар көне. Блогер үз блогын регуляр рәвештә мөстәкыйль алып барып, төрле сораулар буенча фикерләрен күзәтеп барган язылучыларына җиткерә: ничек һәм нәрсә пешерергә, нинди китап укырга, уңыш куп булсын өчен бакчадагы яшелчәләрне ничек үстерергә, һ. б.

Бу көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре блогерлар көне уңаеннан зур бәйрәм оештырдылар. Биредә Актанышның 2-нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлардан укучылар һәм «Ромашка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнаштылар. «Актаныш-информ» редакциясеннән Юлай Низаев бала-чагага блог, социаль челтәрләр алып бару серләре хакында сөйләде, вакытлы матбугатны яшьтән укып барырга өндәде.

Бәйрәм матур җырлар, кызыклы уеннар, биюләр белән әверелеп барды. Заманча китаплардан торган китапкүргәзмәсе барлык катнашучыларга хуш килде. Балаларга Республикакүләм «Китапстан» -  бик шәп җәйге проектка, уку марафонына кушылырга тәкъдим ителде, махсус карталар өләшенелде. Барлык катнашучылар уку марафонында катнашырга теләк белдереп күтәренке кәеф белән таралыштылар.