Центральная детская библиотека

Мәңгелек балачак илендә

Балалар әдәбиятенә чиксез зур өлеш керткән язучыларыбызның берсе –Абдулла Алиш. А. Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә ул — әкият, хикәят жанры әсәрләре. Ул язган әкиятләр: “Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Песиләр һәм күселәр” , “Чуар тавык”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Кем көчле?”, “Куян кызы”һ.б. балалар күңелләренең бөтен нечкәлекләрен тоялар.  Нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерәләр, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне яратырга, ата-анага, олыларга ихтирам сакларга, намуслы булырга өйрәтә, әдәплелек сыйфатларын тәрбияли.

     17 май көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсенә “Алтынчәч” балалар бакчасыннан 3-4 яшьлек нәниләр кунакка килделәр. Балалар китапханәнең эше белән, Абдулла Алишка багышланган “Мәңгелек балачак илендә” дигән исемле китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук балалар китапларга багышланган шигырьләрне  кычкырып сөйләделәр. Абдулла Алишның әкияте буенча куелган мультфильмнар “Бикбатыр һәм Биккуркак”, “Чукмар белән Тукмар” карадылар. Чара ахырында  нәни кунакларыбыз интерактив, сенсор идәндә, өстәлдә төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Нәни дусларыбыз әти-әниләре белән безнең китапханәгә ешрак килә башларлар дип ышанып калабыз.