Центральная детская библиотека

Тукай шәкертләре!

   “Тукайның туган көнендә уткәрелә зур бәйрәм,Тукайны белә һәр бала, теле ачылу белән,”- дигән шигырь сүзләре белән ачып җибәрде ГабдуллаТукай иҗатына багышланган тантаналы бәйрәмне, балалар китапханэсе хезмәткәре Ильмира Фархтдинова.

   Чараның максаты – шигъри әсәрләрне башкару сәнгатен популярлаштыру, катнашучыларның сәнгати, эстетик һәм әхлакый зэвыкларын үстерү, татар халкының милли гореф –гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче яшь буынга Г.Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү.

   Бөек шагыйрь туган көнендә китапханә хезмәткәрләре ел саен зур бәйрәм үткәрәләр. Чара интерактив уен формасында узды. Бәйрәмне алып баручы, Шурәле, Су анасы, Күбәләк образларында булган хезмәткәрләр,  кунакка килгән кечкенә тамашачыларны кызыклы уеннар уйнаттылар, сораулар бирделәр, биеттеләр, җырлаттылар. Чарада “Каенкай”, “Ромашка”, “Алтынчәч”, ”Умырзая”, ”Әтәчкәй”, ”Тылсым” балалар бакчалары нәниләре һәм Актанышның  башлангыч мәктәп укучылары актив катнашты. Бәйрэмдә 80 гә якын бала сәхнәдә чыгыш ясады. Балалар Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп курсәттеләр.

         Кунакларга ике күргәзмә тәкъдим ителде. Беренче күргәзмә Г.Тукайның китапларыннан торса, икенче күргәзмәне – Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучыларының иҗат эшләре бизәде.