Центральная детская библиотека

«Шигърияткә сәяхәт»

Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесенең 1 - муниципаль этабы Актаныш үзәк балалар китапханәсендә узган иде. Иң яхшы чыгышлар, иҗат эшләре Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенә тапшырылды. Бәйгегә Татарстан районнарыннан 900дән артык иҗади эш килгән. Алар арасыннан 27 җиңүче сайлап алынган, иң-иңнәрне Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бүләкләделәр. Актанышыбыздан "Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару" номинациясендә Зөләйха Нәбиева 1 урын, Ләйлә Мөхәммәтдинова "Шигърияткә адымнар" номинациясендә 3 урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз!