Центральная детская библиотека

Изге җомга.

        “Буген җомга ! Күңелләргә Иман нурлары тулсын ! Тормышларга шатлык бөркеп ,җомга мөбәрәк булсын !” дигән изге теләкләр белән башлап җибәрде узенең чыгышын абыстаебыз Усманова Тәхия апа Әхтәм кызы .

          Тәхия Әхтәм кызы бик хөрмәтле кеше ! Ул 37 ел мәктәптә укыткан ,татар теле , эдэбият укытучысы булган . 25 ел класстан тыш эшләре буенча , директор урынбасары булып эшләгән .Бүгенге көндә ветераннар советы рәисе булып тора . Бу эшне ул инде 7 ел башкара .

     13 нче апрель җомга көнне Тәхия Әхтәм кызы  белән балалар китапханәсендә  очрашуга, укытучылары Әхмәтҗанова Айсылу Заниловна җитәкчелегендә , 1 нче мәктәпнең дүртенче класс укучылары килделәр .

Тәхия Әхтәм кызы укучы балаларга Рамазан ае турында сөйләде , акыллы киңәшләрен бирде hәм сорауларга җавап кайтарды . Очрашу бик файдалы булды ,балалар бик кәнагать булып калдылар . Мондый очрашу дәвамлы булсын иде дигэн теләк белдерделәр..