Центральная детская библиотека

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне

  Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне.

Шул уңайдан 3 апрель көнне Актаныш үзәк балалар китапханәчеләре “Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы”ның мәктәпкә әзерлек төркемләре нәниләренә “Мин китапханәче” исеме астында сюжетлы-рольле уен тәкъдим иттеләр. Китапханә уены өч бүлектән торды: абонемент, уку залы һәм күргәзмә өлеше. “Абонементта” балалар китапны “өйгә” алып карадылар, “уку залында” журналлар белән таныштылар, ә “Мәңгелек балачак илендә” дигән китап күргәзмәсе нәниләребезгә бик ошады. Әлеге уен аша балалар үзләрен китапханәче һөнәрендә сынап карадылар һәм аны зур кызыксыну белән башкардылар.