Әкиятче Батулла
Сорау бирә белгән –белемле , җавап бирә белгән –галим.
Рабит Батулла
Рабит Батулла – куренекле драматург, язучы, халык язмышын кайгыртучы , миллэтенең азатлыгы өчен көрәшуче шәхес ул.
Яшәеше, иҗаты белән Батулла бу таләпләрнең барысына да туры килә . Шулар өстенә ул драматург та , артист та , режиссёр да , телевизион тапшырулар остасы да , кичәләр оештыручы да, укытучы, остаз да . Батулла ул безне , халыкны, агартырга тырыша , аң – белем тарата . Ул – мэгърифәтче ! Батулланың иҗаты гаҗәеп күп кырлы : әкиятләр дә , хикәяләр дә яза ул , повестьлары да бар аның ...Рабит Батуллага 26 мартта 85 яшь тула.
Балалар китапханәсендә аның иҗатына багышланган чара уткәрелде . Анда төрле яшьтәге укучы балалар катнашты . Укучылар бик теләп Батулланың китаплары белән таныштылар , кычкырып экиятлэрен укыдылар . Бигърэк тә балаларга шушы экиятләр охшады : “Колакчын Тафи” , “Шаян бака” , “Бака-бакылдык”, “Чура-бичура”. Чара ахырында сенсорный экраннан Р. Батулла башкаруында аудиокитапларын тыңладык.