Центральная детская библиотека

Дөньяда иллэр куп, телләр куп!

“Авыз күрке –тел, тел күрке-суз”,- ди халык. Тел –кешелэрнең аралашуы өчен бик әhәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын алып тора. Ул-тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешелэргә бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә  ярдәм итә.

21 февраль –Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан балалар китапханәсе хезмәткәрләре бүген 2нче мәктәпнең 4в класс укучылары белән чара үткәрде. Бу чарага лаеклы ялга чыккан тәҗрибәле укытучы Зайнуллина Фәймә Фазулловна кунак итеп чакырылды. Фәймэ Фазулловна язучы шагыйрә дэ эле ул. Аның шигырьләре гади hәм эчтәлекле, шул ук вакытта аңлаешлы, ятларга җиңел булган телдә язылган.

Очрашу бик куңелле, җанлы узды. Чара Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.