Центральная детская библиотека

14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне

2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Ул дөнья күләмендә мөһим көн. Әлеге көн китап укырга, бүләк итәргә яратучыларны, сабыйларда укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.

Китап бит ул истәлекле, 

Тузмый да, искерми дә, 

Кабат-кабат укып була 

Кайтып кайчак үткәнгә. 

 

Шушы гашыйклар көнендә 

Яратканыңа атап, 

Икеләтә бәйрәм булыр, 

Бүләк итсәң син китап. 

 

Бүләк итәргә була бит 

Дусларга, туганнарга, 

Кадерле истәлек итеп, 

Бәйрәмдә якыннарга. 

 

Китапханәләргә бирсәң, 

Укырлар теләгәннәр, 

Рәхмәт әйтерләр сиңа 

Кадерләрен белгәннәр. 

 

Тормышка дөрес юнәлеш 

Бирә бары китаплар, 

Киңәш бирә, ярдәм итә, 

Күп нәрсә аңлаталар 

 

Китап бүләк итү көнен 

Башкаларга да аңлат, 

Яратып бүләк ит китап, 

Уйлап кара син кабат. 

                   Фәймә Зайнуллина