Центральная детская библиотека

«Халкыбызның Сайрар кошы»

2 февральдә шагыйрь, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булган, Гөлшат Хисам Кызы Зәйнашевага багышланган, «Халкыбызның Сайрар кошы» дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Чара Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырлар , шигырьләр һәм шулай ук «Тамчы» вокаль ансамбле чыгышы белән үрелеп барды. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе шагыйрьнең иҗади юлының төп этаплары белән таныштырды, анда Гөлшат Зәйнашева турында язылган мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде.